Бәби һаман юк та юк…

Алия Карачуринаның бәбие 31 мартта туасы иде. Һаман  юк әле. Бик хафалана. 

Җырчы Алия Карачурина, бәби табу срогы 31 мартка билгеләнгән булса да, әле бәбиләмәгән. Үзе дә көтә-көтә көтек булгандыр инде.

«Табиб, әле тагын 5 көнләп йөрерсең, диде, димәк, тынычланабыз һәм бу арада гына яңалык көтмибез», – дип язган ул.

«Мин бик борчулы әле бүген»,  — дип язган ул. Бәби көткәндә алай гына була инде ул.  Ире Ришат Төхвәтуллинның, кичке ашны өйдә ашамабыз, диюе генә кәефен бераз күтәргән.

«Бу көннәрдә каядыр чыгып китәсе килми, башланганын көтәм», – дигән Алия.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-04/b-bi-aman-yuk-ta-yuk-3713370

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday 

Бәйле