«Ник мине таптың инде син, әни…»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрдә тетрәндергеч язмалар куя. Ник туганга үкенгән чаклары да булдымы икәнни?..

«Олыгаеп кына тапкан мине әни, — дип яза ул. — Аның иң матур яшь чаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Яңа тормыш, төзәтү, яңарту, белем алу, нинди дә булса һөнәргә өйрәнү мәшәкатьләре. «Егетләргә елмаерга вакыт та, көч тә юк иде. Әни дә, нәселен җентекләп тикшереп, нәтиҗә ясап куя торган иде кызыккан егет хакында», – дип сөйли иде ул. Булачак ире Фазлытдин (әти) урлап алып кайтып китмәсә, кияүгә, бәлки, чыкмаган да булыр иде.

Әйе, сугыштан соңгы елларда һәр кеше өлешенә тигән ул коточкыч авырлык, ялгызлык.

Әнигә каршы әйткән, телгә кергән бала түгел мин. Шулай да булды бер сөйләшү… «Ник мине таптың инде син, әни. Кияүгә чыкмаска иде, тапмаска иде мине», – дип еладым үзенә. Шул сөйләшүгә кадәр беркайчан да үпкәмне белдергәнем юк иде. Никтер, барысын да сөйләдем… Ул миңа җавап итеп: «Туасы җан булган инде син, балам, яшисе җан. Сиңа кадәрге авырымны шушы йортны салышканда бүрәнә башы күтәреп төшердем, ул да кыз бала иде… Яңадан да тик тормадым. Әмма син тормышка нык ябышкан булып чыктың. Тудың, Аллаһка шөкер! Бик чая булып, бар нәрсә белән кызыксынып, курыкмыйча, яшисең килеп яралган кеше булып чыктың.

Син, балам, рәнҗемә беркемгә дә. Үпкәләү ул яхшылыкка илтми», – дип, көрәк кадәр зур, йомшак, җылы кулы белән башымнан сыйпады. «Ә башкасына мин сине өйрәтмим, үзең беләсең, юлын табарсың. Барып чыгамы, юкмы, Аллаh кулында. Әйдә, тор, тәһәрәт алыйм әле, намаз вакыты җитте», – дип мине туктатты.

Яңадан бу сөйләшүгә беркайчан да әйләнеп кайтканым булмады.

Әйе, мин аны аңлап бетермәгән шул! Авырлыкларны күреп, бер рәхәт тормыш күрмәде, әмма бер дә зарланмады. Күңел боеклыгын сиздермичә яшәде. Уразасын тотты, намазын укыды, тормыштан канәгать була белде.

Рәхмәт, ӘНИ! Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип яза ул социаль челтәрдә.

Атнакичтә барыбыз да әниләребезгә, якыннарыбызга догада булыйк, җәмәгать.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-04-04/nik-mine-tapty-inde-sin-ni-3713371

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday 

Бәйле