Данир Сабиров: «Хатын өстерәп алып бара»

Кая карама, акча тотарга өйрәтүчеләр күп хәзер. Өйрәнергә теләүчеләр дә җитәрлек. Сәхифәбез кунаклары акча тота беләме икән? Кайсы очракта кесәләрен киң тоталар да кайчан акчаны аеруча жәллиләр? Шул хакта сораштык.

– Финанс ягыннан бик уңайлы кеше мин. Үземә әйбер алганда акча жәллим, кешегә жәлләмим. «Үзен бик ярата, үзенә генә кием ала» дип, ирләреннән зарланган танышларым бар. Ә минем хатын, киресенчә, мине киендерер өчен кибеткә өстерәп диярлек алып бара. Тагын нәрсәгә акча жәл дигәндә, гастрольләргә йөри торган автобус тәгәрмәченә эретеп коелган (литой) дискылар алырга теләк бар иде, тик кыйммәт. Нәтиҗәдә юкка акча әрәм итү дип санадым һәм алмадым. Алар матуррак булса да, завод дискылары белән дә менә дигән йөри бит, шуңа алмадым.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139444/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday 


Бәйле