Җимеш агач-куакларын карарга вакыт

Бакчада җимеш агач-куакларын карарга вакыт. Агач кәүсәләрен агарту, кирәкмәс ботакларыннан арындыру эшләрен дөрес итеп башкарасы бар.

«Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы үсемлекләрне саклау бүлеге мөдире Рәмзис Шәрапов киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Җимеш агачлары-куакларын әзерләү. Кирәкмәс ботакларны кисү эшен агач суты йөри башлаганчы – апрельнең беренче декадасында (көзен киселмәгән булса) башкарырга кирәк. Соңгарак калынса – корыган, сынганнарын гына. Ботак ярасына бакча сумаласы, майлы буяу яки махсус паста (әйтик, РанНет) сылап куярга онытмагыз.

Агач кәүсәләрен агарту. Матурлык өчен түгел, бәлки кайрыны язның көйдергеч нурларыннан саклау өчен кирәк ул. Моның өчен 10 литр суга 2 кило известь, 100 грамм бакыр купоросы, 20 грамм җилем салып болгатыгыз.

Агач-куакларны корткычлар һәм авырулардан арындыру. Иң җиңел ысулларыннан берсе – кар эрүгә, «Препарат 30 Плюс» пестицидына «Алирин-Б» яки «Псевдобактерин-2» өстәп эремә ясау һәм шуны агачларга бөркү.

Кайры астына кереп яшеренгән корткычлардан, бөреләр уянганчы, составында вазелин мае булган препаратлар, әйтик, «Профилактин Лайт», «Препарат 30 Плюс» ярдәмендә котылырга мөмкин. Алар кайры һәм бөреләрне юка гына май элпәсе белән каплый. Май бөҗәкләргә агып төшә дә аларны юк итә (кислородка юлны томалый).

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139447/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday 


Бәйле