Фитыр сәдакасын бирү фарыз

«Рамазан ае төгәлләнгәндә, шушы ай бетәр алдыннан, уразабызны камил кылыр өчен безнең өстебездә тагын бер бурыч тора – ул зәкәтүл-фитр, фитыр сәдакасы бирү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам фитыр сәдакасын бирүне фарыз кылды. “Ул 1 сагъ хөрмәдән, яки 1 сагъ бодайдан булсын. Ул ир-ат яки хатын-кызмы, кече яки олы яшьтә булсынмы, һәр мөселманга фитыр сәдакасын фарыз кылды.

Аны гает намазына чыкканчы фәкыйрьләргә тапшыру фарыз булып тора (Бохари, Мөслим риваятьләре). Бу хәдис сәдаканы мескеннәргә, мохтаҗларга, күпбалалы гаиләләргә, ятимнәргә бирелергә тиешлегенә дәлил булып тора.

Рамазан аенда ураза тотканда уразабызның әҗерен киметә торган гамәлләр, кимчелекләр була. Без аларны сизмәстән эшләп куйган булсак, мәсәлән, карарга ярамаганны карадык, ишетергә ярамаганны тыңладык, сөйләшкәндә гайбәткә, буш сүзгә кереп киттек, фитыр сәдакасы шушы кимчелекләрне юкка чыгару, юу, чистарту, уразабызны камилләштерүгә сәбәп була.

Икенче хикмәте – гает көнендә фәкыйрь мөселманнар да куансын, ач утырмасын, тәмле ризыктан авыз итсен, бәйрәм итсен өчен бирәбез сәдаканы.

Сагъ дигән үлчәү берәмлеген галимнәр төрлечә аңлата. Кемдер 1 сагъ ярмага күчергәндә 2,5 килограмм, икенчеләре 2,8 килограмм, ди. 3 килограмм итеп алсак, яхшырак була. Артык булуның зыяны юк. Тиешле микъдардан ким булмасын. 3әр килограмм дөге, карабодай, арпа, бодай ярмасы, токмач, он, йөзем яки хөрмә бирергә мөмкин. Бер гаиләдә ничә кеше барын исәплибез, һәрберсеннән дә фитыр сәдакасы чыгарга тиеш. Гаилә башлыгы кул астында булган балалар, хатыннар, әти-әни өчен дә бирә. Төрләндереп бирергә дә мөмкин, 3әр килограмм ярмалар һәм башка төрле ризык та рөхсәт ителгән. Сәдаканы бирүнең иң хәерле вакыты — гает намазына кадәр. Бәйрәмгә кадәр 1-2 көн алдан бирү дә рөхсәт ителә. Моңа дәлил итеп сәхабәләрнең гамәлен алганнар. Алар фитыр сәдакасын 1-2көн алдан бирә торган булган (Имам Әхмәт риваяте).

Бүген сәдаканы азык-төлек җыелмасы рәвешендә бирергә дә мөмкин. Тиешле 3әр кг ярмаларны салып һәм өстәмә 1 килограмм он, сыек май, татлы ризыклар белән тулыландырсак, тагын да күркәмрәк. Сәдаканы ризык белән бирү Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сөннәте булып тора. Акчасы булса да, ул ризык белән бирүне хуп күргән.

Аллаһ Тәгалә тоткан уразабызны кабуллардан кылсын. Фитыр сәдакасын дөрес итеп сәдака әһелләренә тапшырырга язса иде. Кимчелекле булган уразаларыбызны фитыр сәдакасы тапшырып, камил уразадан санаса иде. Аллаһ Тәгалә безне анадан туган бала кебек гөнаһларыбыздан чистартып, Рамазан аеннан соң да изгелекләр кылу мөмкинлеге бирсен. Тәүфыйкъ-һидәят биреп, шушы хак юлда, Ислам динендә ихластан Аның Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сөннәте буенча яшәргә насыйп әйләсә идее”, — дип яза Раил Фәйзрахманов.

чыганак: https://kiziltan.ru/news/iman/2024-04-05/fityr-s-dakasyn-bir-faryz-3715650

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле