Авыз ачтыру бик тә саваплы

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзе яшәгән заманда сәхабәләргә Рамазан аенда ураза тотучы кешеләрне мәҗлескә җыеп авыз ачтырырга куша.

“Авыз ачтырган кеше, — ди ул, — җәһәннәм газабыннан котылыр, Аллаһ Тәгалә аның белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыкар. Ураза тоткан берәр кешегә авыз ачарга бер хөрмә яисә баллы су биргән, аны ризыкландырган кешегә Аллаһ Тәгалә ураза тоту савапларын бирер, сусаганга эчерүчене гарасат мәйданына чакырмас”, — дигән Аны тыңлап торган сәхабәләр: “Авыз ачтырырга хәлебездән килми бит”, — диләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам аларга сөт ризыклары белән авыз ачтытырырга мөмкин икәнлеген әйтә.

Берәү ураза тотучыны авыз ачтырса, шуңа йөз шәһиднең дәрәҗәсе бирелә, дигән хәдис бар. Никадәр күп кешене авыз ачтырса, әҗер-савабы шулкадәр күп булачак.

Авыз ачтыру мәҗлесенең төп максаты — авыз ачтыру. Бу очракта ураза тотмаучы кеше авыз ачу мәҗлесеннән үтми, ягъни аңа авыз ачу савабы ирешми. Әмма аны гыйбрәтләнсен, вәгазьләнсен өчен мәҗлескә чакырырга була”, — дип яза “Ислам нуры”.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-04-06/avyz-achtyru-bik-t-savaply-3717457
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле