Илсөягә Учалыда гөмбә биргәннәр

Агулымы?

Җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа концерт программасы белән төркемендәге иң талантлылардан булган музыкант, җырчы Илнур Коләхмәтовның туган ягы — Учалыда булган. Бездә кунакны каршы ала беләләр инде — бүләкләр арасында ни генә юк! Хәтта маринадланган төп гөмбәсе (опята) да бар.

Илсөя аны тәмле итеп ашап утырганын видеога төшергән: «Бу бит инде «элитный» банка, — дигән ул, — Гөмбәнең эрерәкләрен «ярамаган тагын», дип бер банкага тутырасың, бәләкәчләрен — аерым банкага, «элитный» кунакларга. Банканың яртысына төштем инде!»

Безнең халык фәйләсуф бит инде, арабызда кеше күзендәге тузан чүбен бүрәнәдәй күргәннәр дә бар.

Илсөянең язылучылар арасында да аның күчтәнәчне тәмләп ашап утырганын өнәмәүчеләр, алай гына да түгел, сәхнәгә мендергән тәм-томнарны ашамаска чакыручылар да бар. Имеш күчтәнәч бәлешенә агу төрелгән булырга мөмкин, Владлен Татарскийны нишләттеләр әнә… Һәм гомумән, Ураза аенда нишләп ашап утырасыз?!

Бер апаның үз куллары белән пешергән чәк-чәк өемен кире үзенә тоттырып сәхнәдән төшереп җибәргән Илсөяне күз алдына китерәсезме? Белмим, кешеләргә бер мыскал да ышанычың калмаса, ничек яшәргәдер ул… Сез бу хакта ни уйлыйсыз, дуслар?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-04-07/ils-yag-uchalyda-g-mb-birg-nn-r-3718226

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле