«Кеше рәнҗеше алмагыз!»

«Өйләнмәгән өчен егетен каргады. Хәзер бик нык үкенә, әмма соң инде…»

«Минем ахирәтемне туй алдыннан гына егете ташлады. “Мин сине яратмавымны аңладым. Без бер-беребезгә туры килмибез», — диде ул. Ахирәтем: “Син нәрсә кыланасың?! Иртәгә ЗАГС, кунаклар килә! Минем әти-әнием туй үткәрү өче кредит алды. Акылыңа кил!» — дип ялынса да, егет өйләнүдән баш тартты. Чыгып китеп барган кияүгә бар нәрсә очты. Аннан ахирәтем: “ Минем һәр күз яшем сиңа каргыш булып төшсен, каза алып килсен! Кеше белән бу дөньяда нинди куркыныч кайгы була ала, шуларның барысы да синеке булсын! Күрә алмайым сине, дөмек!» — дип кычкырды. Бу сүзләрне шул кадәр куркыныч тавыш белән әйтте, искә төшсә, әле дә куркыныч булып китә.

Ахирәтемнең әти-әнисе — бик яхшы кешеләр. Алар кызларын юатып, тынычландыра алды. Ахирәтемнең тормышы җайга салынды, ул эшкә күмелде. Берничә елдан аны ташлаган егетнең яман шеш белән авырганын ишеттек. Ахирәтем барып аның хәлен белергә була. “Мин аны карагадым бит! Ә хәзер аңлыйм: без туй белән ашыктык, арабызда мәхәббәт юк иде инде», — дип үкенде.

Элекке егете аны инвалидлар коляскасында каршы ала. Чыннан да, ахирәтемне ташлаганнан соң ул күп кыенлык кичерә: эшеннән куыла, машинасын урлап алып китәләр, хәзер инде менә авыру. “Килерсең дип уйламаган идем. Син бит миңа үлем теләдең. Хәзер куана аласың», — ди ул.

Ахирәтем авыр тойгылар белән кайтырга чыкканда егетнең әнисе очрый. “Улымның тормышын син юкка чыгардың! Башыңа дөньядагы бар бәлаләр аусын!..» — дип кычкыра башлый. Ахирәтем ишетмәс өчен колакларын каплап, йөгереп китә.

Шушы ук кичне ул бер машинаны туктата. Водитель тәүдә аның акчасына өенә кадәр алып кайтырга ризалаша, ә аннары якындагы урманга алып кереп, көчләргә маташа. Ахирәтем чак котылып кала. Шушы хәлдән соң ул күп уйланды, дини китапларга бирелде. “Кешене каргап, мин шул кадәр зур гөнаһ алганмын. Аннары ул начарлык үземә әйләнеп кайтты. Хәзер Ходай Тәгаләдән мине дә, миңа өйләнмәгән егетне дә, аның әнисен дә гафу итүен сорыйм», — ди ул.
Шуңа күрә, кешеләр, начар сүз әйтер алданнан уйланыгыз, рәнҗеш, күз яшьләре алудан сак булыгыз!»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-08/keshe-r-n-eshe-almagyz-3719128

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле