«Җен баласын юындырырга куштылар…»

«Сөйләсәм, кеше ышанмас кебек…»

«Ураза аенда ифтарга күп йөрдем. Шундый бер табында сөйләделәр. Булган хәл, диләр. Һаман да шуның шаукымында йөрим.

Бер кендек әбисе яшәгән. Авылындагы гына түгел, ә якын-тирәдәге кешеләр дә нәкъ шушы әбине чакыртыр булган. Чөнки аның кулы җиңел булган, сабыен авыр тапканнарга да ярдәм итә алган. Бер төн аның ишеген кемдер бер тапкыр гына шакый. (Шунда ук өстәл артында утыручы әбиләр төнлә ишеккә бер суккан чакта ачарга ярамаганын әйтте). Кендек әбисе ишекне ачса, анда әдәмме-кем, аңлаешсыз бер нәрсә тора, ди. “Әйдә, әйдә! Синең ярдәмең кирәк», — дип боерган ул.

Әби берсүзсез аңа буйсынган. Каядыр бер караңгы җиргә барып керәләр, җенме-шайтанмы, әллә ни бәбили алмый алмый җәфалана икән. “Ярдәм ит!» — дип боерганнар кендек әбисенә. Күпмедер вакыттан соң ул баласын тапкан. Кендек әбисенә яңа туган җан иясен юындырырга чиләк алып килгәннәр. Караса — эчендә сөт икән. Шул чак кендек әбисе күршесенең чиләген танып калган. Бу куркыныч күренеш артта калгач, иртән ул күршесенә кергән. Күршесе: «Кичә чоландагы чиләктәге сөтне ябарга онытканмын, ачык утырган», — дип сөйләнеп йөри икән. Шулай буламы икән?» — дип язган бер укучыбыз.

Бу хатны укыгач, тәннәр эсселе-суыкла булып китте. Ризык өстен төнгелеккә һәрвакыт каплап куярга кушалар бит. Сез ни уйлыйсыз, укучылар?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-04-08/en-balasyn-yuyndyryrga-kushtylar-3719343

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле