Татарстанда иң күп һәм аз хезмәт хакы түләүче районнарны атап үткәннәр

Татарстанда асылда авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнүче авылларда иң түбән хезмәт хакы түлиләр. Республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында шул хакта сөйләп үткән.

“Мәсәлән, Балык Бистәсе һәм Чүпрәле районнарында иң аз хезмәт хакы алып эшлиләр. Ә Югары Ослан районында – иң югары хезмәт хакы. Анда Иннополис шундый югарылыкка чыгаргандыр, мөгаен”, – дип билгеләп үткән ул.

Моннан тыш, Пелевин әйтүенчә, Казанда, Лаеш, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында иң югары хезмәт хакы түлиләр.

“Ягъни сәнәгать һәм инновацияләр үскән районнарда хезмәт хакы зур”, – дип билгеләп үткән ул.

Шул ук вакытта министрның беренче урынбасары басым ясап әйткәнчә, Татарстан узган елда Идел буе Федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы күләме ягыннан беренче урынга чыккан. Ә хезмәт хакы үсү буенча – бишенче урында.

“Авылларыбызда хезмәт хакы түбән. Әмма аны арттыруга җитди игътибар бирәбез. Соңгы елларда аларда да эш хакы арта. Үсеш темпы – республика буенча уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә яки аннан зуррак”, – дип билгеләп үткән ул.

Узган елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 61,8 мең сумнан артыграк тәшкил иткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139750/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле