«Үземә бер малай табам…»

Бик матур теләк бит. Гөлназ Асаевага уңышлар телик әле.

ТНВ каналында чыгып килүче «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакта татар эстрадасының популяр артисты Гөлназ Асаева катнашты. Ул алып баручы Лилия Кадыйровага малай алып кайту теләге булуын да сөйләде.

«Әтисе яратып торсын, миннән әзрәк катылык кирәк. Бик каты малай телим үземә, кызлар — әтинеке. Үземә берәр малай табам әле, Аллаһы бирса», — диде җырчы.

Бик матур теләк. Чынга ашырырга язсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-09/zem-ber-malay-tabam-3722096

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле