«Бик тиз һәм бик тәмле»

Бәйрәм көнендә Илсөя Бәдретдиновадан бик тәмле коймак рецепты тәкъдим итәбез.

Коймак камыры өчен: 1 йомырка, бер пакет кефир, әз генә тоз, әз генә сода, ике аш калагы шикәр комы, бер калак көнбагыш мае.

Эш тәртибе: миксер белән яхшылап тугларга да әз-әзләп он кушарга. Сыек каймак кебек камыр ясарга.

«Талгын утта пешерәм. Пешерә барам, атланмай белән майлый барам! Бик тиз һәм бик тәмле…» — ди җырчы.

Ашларыгыз тәмле булсын!    

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-04-10/bik-tiz-m-bik-t-mle-3722201

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле