Татарстанга тәүге яшен якынлаша

Татарстанда инде бүген үк кичен тәүге яшен булырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеоүзәк кисәтә.

12 апрельдә алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән яңгыр явып үтәчәк. Көндез һава температурасы +14…+19 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +5…+10 градус.

Сүз уңаеннан, белгечләр Татарстанда 20 апрельгә кадәр уртача һава температурасының нормадан 4 градуска югарырак булачагын фаразлый. Республика өчен бу чорда норма +5,9 градус, Казан өчен +6,3 градус.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139976/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле