Черки генә тешләгән булган…

Уфа хосписында 7 яшьлек сабый үлгән.

Викториянең авыру тарихы коточкыч төшкә охшаган.

Узган елның җәендә кызны черки тешләгән, шуннан соң аның аягы шешкән һәм температурасы кискен күтәрелгән. Табиблар тешләү мускулга туры килгән һәм бернинди дә куркыныч хәл булмас, дигән.

Бер айдан соң һәрвакыт актив һәм шат күңелле Вика әкренгә әйләнә, хәлсезләнә. Борчулы симптомнар бер-бер артлы күренә башлый. Баланы тикшерү өчен 17нче хастаханәгә салалар, аны энцефалитлы талпан тешләгән дип фаразлыйлар.

Ләкин барысы да начаррак булып чыга. Берничә тикшерүдән соң Виканы Республика балалары дәваханәсенә күчерәләр, анда табиблар соңгы диагноз куя: баш мие баганасының диффуз глиомасы, ягъни яман шеш.

Берничә ай эчендә бала танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә. Табиблар билгеләгән нурланыш терапиясе беразга организмга шешне тотрыклыландырырга ярдәм итә, әмма авыруны тулысынча җиңәр өчен кыйммәтле операция кирәк була.

Викага Израильдәге клиникаларның берсендә табиблар ярдәм итәргә әзер булган. Тикшеренү һәм дәвалау стратегиясен эшләү өчен генә гаиләгә 12 млн сум акча җыярга кирәк була. Операциянең үзе өчен тагын шулкадәр кирәк булыр иде.

Викториянең туганнары Башкортстанның барлык битараф булмаган халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, әмма кирәкле суммадан 300 мең сум гына җыя алганнар. Узган елның декабрь башында кызны хосписка күчерәләр. 8 апрельдә аның йөрәге туктаган.

«Хәзер ул безнең кечкенә фәрештәбез. Виктория көчле кыз булды һәм соңгы сулышына кадәр көрәште. Ярдәмегез өчен барыгызга да гаиләбез исеменнән рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телибез», — дип язган социаль челтәрләрдә кызның туганнары.

Урыннары җәннәттәдер оҗмах кошчыгының.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-04-12/cherki-gen-teshl-g-n-bulgan-3725149

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле