Ришат Төхвәтуллин Алия Карачуринага бәйле күңелсез хәбәр җиткерде

Инстаграм* социаль челтәрендә җырчы Алия Карачуринаның аккаунтын мошенниклар урлаганнар. Бу хакта аның ире Ришат Төхвәтуллин хәбәр итте.

«Алиянең аккаунтын «ваттылар». Әлеге вакытта барлык нечкәлекләрне ачыклыйбыз. Яңалыкларны хәбәр итәрбез», —  дип сөйләде җырчы. Исегезгә төшерәбез, 11 апрель көнне Алия Карачурина һәм Ришат Тухватуллинның балалары туды.  *Россиядә тыелган социаль челтәр

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140076/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле