Илсөя Бәдретдинованың концерт алдыннан форс-мажор булды

Аннары концертында гадәттән тыш хәл булган.

Салават шәһәрендәге концертында, аппаратурасы көйсезләнеп, җырчыга бер җырны берничә кабат җырларга туры килгән.

«Шулайрак булды бүген. Концерттагы беренче җырны 4 тапкыр җырлаганым юк иде әле…» – дип язган җырчы.

«Бүген концерт алдыннан форс-мажор булды. Утта «скачок» булып, аппаратура сүнде. Ярты сәгать техник тәнәфес ясарга туры килде. Шулай булса да, җырлаштык», – дип тамашачыларга рәхмәт белдергән  төркемнең концерт директоры Гүзәл Карамиева.

Андый гына хәлләр була инде. Тамашачы аңлагандыр шәт. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-13/shulayrak-buldy-b-gen-3726084
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле