Махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре, алар теге яки бу сәбәпләр аркасында шәхси исәп-хисап приборларын куллану мөмкин булмаган фатирларда яшәгән очракта, хәзерге вакытта алар белән яшәмәгән туганнары өчен газ һәм су белән тәэмин итү буенча хезмәтләр өчен түләмәячәкләр. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Карар хәрби хезмәт вакытында мобилизацияләнгән аерым гаиләләргә финанс йөкләмәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк», — диелә хәбәрдә.
Исәпләү приборлары булмаганда очракта, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү билгеләнгән нормативлар буенча һәм фатирда яшәүче гражданнар саныннан исәпләнә. Хәзер квитанциядә мобилизацияләнгән кешенең су һәм газ белән тәэмин итү системаларыннан файдаланмавы исәпкә алыначак.
Льгота алу өчен хәрбинең туганнарына, хәрби комиссариаттан мобилизация фактын раслаучы документны алып, идарәче компаниягә тапшырырга кирәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140160/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday