Татарстанда бәрәңге дә утырта башлаганнар

Норма авылында яшәүче Госман Хәсәншин бу ялларда бәрәңге утырткан. Дөрес, әлегә кечкенә генә участокта — 16 квадрат метрлы мәйданда гына. «Мин ел да апрель уртасында бәрәңге утырта башлыйм, — ди Госман ага. — Көздән җирне әйбәтләп тиресләп, эшкәртеп калдырам. Һәр чокырга бәрәңге салгач, бер кашык көл, аның өстенә ярты уч киптерелгән көл салам, аннан балчык белән күмдерәм. Бәрәңге 7-8 сантиметрдан артык күмелергә тиеш түгел.

«14 апрельдә утыртылган бәрәңге 14 июньдә инде каз йомыркасыннан аз гына кечерәк булып үсеп җитешә. Бәрәңгесе искиткеч тәмле була. Үзебез дә ашыйбыз, туганнарга, балаларга да бирәбез, күчтәнәчкә дә җибәрәбез».

Балтачлылар быел да беренче, димәк. Үткән ел 22 апрельдә бәрәңге утыртулары турындагы видеоны карап, бик иртә диешкән идегез. Ул исәптән быел… Ә сез бәрәңгеләрне утыртуга әзерли башладыгызмы әле?

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140209/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле