Татарстанда көчле юл-транспорт һәлакәте: ике җиңел машина бәрелешеп, үлгәннәр дә бар

Авариядә бер машина икегә бөкләнеп килгән.

Нурлат районында ике җиңел машина катнашында үлемгә китерүче юл һәлакәте булды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә.

Авария Нурлат – Түбән Нурлат трассасының 5 километрында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Приора» йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан һәм «Лада Гранта» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, соңгысының шоферы һәм ике пассажиры авария урынында һәлак булган.

«Приора» йөртүчесе һәм тагын бер «Гранта» пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәдә ята.

Хәзерге вакытта вакыйга урынында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли, вакыйганың шартлары ачыклана.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/nurlat-yanynda-ike-inel-masina-barelesep-oc-kese-halak-bulgan-5886312
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле