Әгәр нервыгыз какшаса…

Белгечләр тәкъдим иткән тынычлану ысуллары ярдәмгә килер.

Язын авитаминоз нәтиҗәсендә организм гомумән генә түгел, аның аерым системасы — нервылар да какшап китүчән.

Тискәре хис-тойгылар аңыгызны томалап, тормышыгызны ямьсезләмәсен өчен психологлар нервыларны өйдәге әйберләрне кулланып та тынычландырып алырга киңәш итә.

Шундыйлардан:
— чынаяк (барлык ачуыгызны туплап, шуның эченә кычкырырга була);
— кирәкмәгән кәгазь битләре (аларны йомарларга, ертырга, ыргытырга мөмкин);
— каләм (аның ярдәмендә күңелсез вакыйганы кәгазьгә төшерергә, аннары сызгалап яисә йомарлап ташларга);
— мендәр яисә бокс белән шөгыльләнү грушасы (аларны “тукмаганда” барлык начар уйлардан, көнчеллектән, кәеф төшүдән котылырга мөмкин).

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-04-15/g-r-nervygyz-kakshasa-3728783

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле