Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар яңа туган сабыйларының исемен әйттеләр

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар улларына исем куштырган. Сабыйга әти-әнисе Алим (Галим) исемен сайлаган.

Балага исемне Рамил хәзрәт Юныс кушкан.

Ришат Төхвәтуллинның улына исем куштым. Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны һәм аның тормыш иптәше Алияне беренче балалары тууы белән котлыйм. Гаиләсенә һәм балага сәламәтлек, Аллаһка сыенуын һәм әти-әниләрен хөрмәтләвен телим! – дигән хәзрәт.

Әлим, Галим — гарәп теленнән кергән ир-ат исеме. Тәрҗемәдә ул “бар нәрсәне белүче», «белемле», “галим” дигәнне аңлата, — дип сөйләгән Ришат Төхвәтуллин.

чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/facts/stalo-izvestno-kakoe-imia-synu-vybral-pevec-risat-tuxvatullin

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле