Май бәйрәмнәрендә нинди һава торышы була, беләсезме?

Май бәйрәмнәрендә Россиянең урта өлешендә җылы һава торышы көтелә, дип белдерде «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.

«Май бәйрәмнәрендә көннәр чагыштырмача җылы булачак», — диде Шувалов матбугат конференциясендә.

Ул ачыклык керткәнчә, монда Россиянең урта өлеше хакында сүз бара. Биредә һава температурасы нормадан 2-4 градуска югарырак булачак, бу исә «дачада эшләргә мөмкинлек бирәчәк».

Шул ук вакытта, метеоролог төньякта әлегә җылы көннәр көтелмәвен әйтте. Россиянең көньягында исә (анда хәзер дә температура нормадан алты градуска югары) мондый һава торышы бәйрәмнәрдә дә сакланачак, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://ria.ru/20240417/pogoda-1940551439.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле