«Мин аны мәхәббәт дип әйтә алмыйм…»

Винарис Илъегет Лилия Хәмитова белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

ТНВның ютуб-каналында чыгып килүче «Ә син..?» тапшыруы барышында Винарис Илъегет Лилия Хәмитова белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

«Ул мине әни кебек ярата, хөрмәт итә. Ул мине, урысча әйткәндә, беркайчан да «не предаст». Өйдә рәхәт аның белән. Кич белән утырабыз, чәй эчмичә генә, кино карап. Безнең бер очкын кабына да, сәгать алтыдан төнге икегә кадәр сөйләшеп утыра алабыз. Теләсә нинди темага.

Ул минем бөтен минусларны да, плюсларны да белә. Мин дә шулай ук. Гомумән, без бәхетле. Мәхәббәт? Мин аны мәхәббәт дип әйтә алмыйм. Мәхәббәт 16, 18 яшьләрдә була торгандыр ул. Вәт анда мәхәббәт. Чәчкәләр вакыты. Мин чәчәкләр бүләк итәм Лилиягә. Но мин аны мәхәббәт дип әйтә алмыйм. Ә бәлки шушы мәхәббәт буладыр да…» — ди ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-19/min-any-m-h-bb-t-dip-yt-almyym-3733944


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле