Авария биш яшь кешенең гомерен өзгән

Бүген иртән Уфа янында коточкыч авария булган. 

Башкортстан ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «ВАЗ-2114» һәм «КамАЗ» су сибү машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган һәм икесе җәрәхәтләнгән.

Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли.  Һәлакәтнең хәл-шартлары ачыклана.

***
Күптән түгел авариянең яңа нечкәлекләре билгеле булды. МЧС мәгълүматлары буенча, Уфадан чыгып барганда су сибү машинасы белән бәрелешкән ил автомобилендә яшьләр компаниясе булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә 3 егет һәм 2 кыз һәлак булган, тагын бер егет һәм кызны 22нче дәваханәгә алып киткәннәр. Су сибү машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

ЮХХДИнең беренчел мәгълүматлары буенча,  шәһәрдән чыкканда «ВАЗ-2114» йөртүчесе борылып маташкан «Камаз» белән бәрелешкән. Җиңел автомобильнең теркәлү исәбеннән төшерелгәнлеге билгеле.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-04-19/avariya-bish-yash-keshene-gomeren-zg-n-3733983


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле