«Иремне җиңәргә тырыштым һәм… җиңелдем»

«Хәзер ул марҗасы белән матур машинада җилдерә…»

«Сеңлемне кияүгә бирдек. Бәхетле һәм озак яшәячәкләренә шикләнәм. Юк, яшьләр бер-берсен ярата, әмма хәзер бит кәләшләрне кияү белән яшәргә түгел, ә ирен җиңәргә, хәтта сугышырга өйрәтәләр. Нишләп шулай икән? Нәтиҗәдә, яшьләр аерылыша, я эт белән мәче кебек яши, я ир эчкечелеккә сабыша, я үз сүзе булмаган, беркем хөрмәт итмәгән мескенгә әйләнә.

Мин кияүгә чыкканда да апамнар: “Штубы иреңне җиңдермә! Башта ук каты тот. Бианаңны беренче көннән үк урынына утырт!» — дип өйрәтте…

Барысын да ишетеп утырган әнием дә каршы килмәде. Димәк, алар белән килешкән. Шуңа күрә килен булып яши башлагач, бианам монстр булып күренде. Ә ул бит миңа бер начарлык та эшләмәде. Мин аның һәр карашын, һәр кыланышын үземә каршы кабул иттем. Иремә зарландым. Иремне туктаусыз җиңәргә маташтым. Үпкәләп кайтып киттем. Апаларым: «Алдыңа килеп егылмыйча — барма!» дип өйрәтте. Нәтиҗәдә, хәзер мин баламны ялгыз үстерәм.
Ирем артымнан йөрде-йөрде дә, бер марҗага өйләнеп, яхшы итеп яшәп ята. Кайнәм әллә ничә тапкыр килде. “Килен, балагыз бар бит. Ник тискәреләнәсең?» — дип елады…

Ә мин: «Әле боларны җиңеп бетермәгәнмен», — дип утырдым… Ирем урамнарны балкытып, марҗасын машинасына утыртып, «ялт» итеп янымнан узып китә хәзер. Артларыннан елап калам. Шулай да иремә шалтыраттым, чөнки яратам һаман. Ул: “Суындым мин сиңа. Элек нык ярата идем. Кыланышларыңнан акылдан шашар чиккә җитә идем. Барлык кеше шулай яши, дип уйладым. Әмма Оляны очраткач, барысы да үзгәрде. Сөешеп туеп булмый икән ул. Көн җитми хәтта. Шулкадәр рәхәт аның белән. Алименттан тыш та ярдәмләшеп торырмын, үзеңә дә акча бирермен, балабызны үзебезгә алырга да ризамын. Әмма син миңа кирәкмисең», — диде.

Бәхетемне үзем кулдан ычкындырдым. Балабыз иремнең өендә булып кайткач, әй бәхетле йөри, «Әти һәм Оля янында шулкадәр рәхәт!» — ди.

Туй алдыннан сеңлемә дә: “Иреңнең карточкасын үзеңдә тот! Акчасы синдә генә булсын! Алайса, туганнарына тотыначак. Һәр бәйрәмдә иреңне әниеңә алып кил. Үз әнисеннән аерылсын. Кайнәңә алдан ук катылыгыңны күрсәт», — дип тукыдылар.

Яратышып өйләнешкән парлар арасына ник керәсез? Сугыш яланы түгел бит ул гаилә!
Сеңлемә: “Беркемне дә тыңлама. Иреңә иркәләнеп, аны яратып яшә. Мөмкин кадәр безнең туганнардан ераграк тот», — дидем. Аңласа һәм тыңласа инде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-19/iremne-i-rg-tyryshtym-m-i-eldem-3734456

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле