Үлгән кешенең 3, 7, 40 нчы көннәрен уздырганда нинди догалар укыла?

«Үлгән кешенең 3, 7, 40 нчы көннәрен уздырганда нинди догалар укыла? Җавабыгыз өчен бик рәхмәтле булыр идем, иншаллаһ», — Халидә Мифтахова.

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНОВ җавап бирә:

– Иң элек шунысын искәртик: кеше үлгәннән соң өчесен, җидесен, кырыгын, ел ашын үткәрүләр, һәр атна кич дога кылу, мәрхүмне искә төшереп, ниндидер мәҗлес үткәрүләр – бик күп төрки мөселман халыклары арасында таралган, шәригатькә каршы килмәгән бер гореф-гадәт. Бүген кайбер мөселманнар мондый мәҗлесләргә каршы килсә дә, алар элек-электән булган. Бу мәҗлес чын күңелдән, изге ният белән уздырыла икән, уздыручы кеше савап ала, мәрхүмнең рухы шат була. Анда аерым шушы сүрә генә укылсын дигән таләп юк. Иң хәерлесе – «Ясин», «Тәбәрак» сүрәсен уку. Дин китапларында мәрхүмнең хәле кырыгына кадәр авыр булыр дигән сүзләр бар. Аның хәле җиңеләйсен, гөнаһлары гафу ителсен, ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешсен дип, кырыгына кадәр көндезге вакытта – «Ясин», кич белән «Тәбәрак» укылса, хәерле булачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140595/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле