Салават Зәкиевич шул ул…

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламова Уфа клиникаларының берсендә Салават Фәтхетдиновны күргән…

Һәм аңа кызыклы тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

«Салават Зәкиевич, мин Башкортстанда үземнең блогымны алып барам. Сезне «Йолдыз белән бер көн» сәхифәсенә төшерәсем килә», – дип килгән ул җырчы янына, батырлыгын җыеп.

Ләкин Салават Фәтхетдинов, кулы белән генә ишарәләп, блогерның бу тәкъдименнән баш тарткан. Видеода Салават Фәтхетдиновның клиникага Альфред Якшымбәтов белән килүе күренә.

«Бу клиникага танылган артист белән фотога төшәр өчен булса да килергә була икән. Мин инде 2 ел Салават Фәтхетдинов белән элемтәгә керергә тырышам. Номеры юк, аның концерт директоры, ярдәмчеләренә язам. «Аның вакыты юк», – диләр, гел баш тарталар. Ярар, мин кем инде андый артистлардан интервью алырга. Менә шулай, сөйләшеп булмады Салават Фәтхетдинов белән, ә мин шундый шатланган идем аны очратуыма», – дип кәефсезләнгән блогер.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-21/salavat-z-kievich-shul-ul-3736328

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле