Рөстәм Нәбиев — гаҗәеп кеше!

Рөстәм Нәбиев «Россия 1» телеканалында «Гаҗәеп кешеләр» тапшыруында катнашты. 

Менә бу көч! — дип тел шартлатты жюри.

Үзенең социаль челтәрләрендә Рөстәм тапшыруны төшерү ике көнгә сузылганын хәбәр итә. Бу нык авыр, ди Нәбиев. Беренче көнне репетиция булган, икенче көнне төшергәннәр.

Рөстәм Нәбиев хатыны белән үз чиратын дүрт сәгать көткән. Эльбрусны яулап алучы икәнен белгәч, телевидение хезмәткәрләре аның өчен сынау әзерли: кыяга менү диварын яулап алырга.

Ул курыкмый һәм хәтта кызыксынып көтә, чөнки ул кыяга менүче түгел, ә альпинист кына. Телевизордан, әлбәттә, матур килеп чыкты, дип саный блогер, әмма төшерү вакытында җиңел булмаган.

 31 яшьлек Рөстәм Нәбиев гомер буе спорт белән шөгыльләнә һәм 2020 елда альпинизмга килә. Бүгенге көндә ул кулларында тауларга менү буенча биш дөнья рекорды куйган һәм Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2024-04-22/r-st-m-n-biev-ga-ep-keshe-3737174

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле