«Кызымның ДНКсы белән иремне таптык»

«Ә бианам баланы һаман: «Безнеке түгел!» — ди…»

«Без ирем белән яратышып өйләнештек. Хәтта никахны ике тапкыр укыттык. Беренчесе — иремнең әти-әнисе риза булмагач, ике туган абыйсы белән җиңгәсе барлык йоласын үтәп, никах укытты. Кайнәм килеп әрләп, шаулап карады, аерырга тырышты — килеп чыкмады. Билгеле, кеше сүзеннән куркыпмы, оялыпмы, яңадан никах укытып, туй үткәрделәр. Беренче кызым туды, ул кайнәнең «копиясе». Шулай итеп, кызым кайнәмнең яраткан уенчыгына әйләнде. Ул аны бик яратты. Күп тә үтми икенче кызымны таптым, ирем ул вакытта еш кына безне әниемә калдырып, укырга китә иде. Бу кызым кайнәнең «копиясе» булмагангамы, «Икенче кыз безнеке түгел», — дигәне гомергә күңелгә кереп калды… Ирем кызларны аермады, икесен дә бертигез иркәләп яратты, анасының сүзенә эндәшмәде. Еллар үтте, кызлар үсте. Кайнәм балаларны элек ничек аерган булса — шундый булып калды.

Ирем СВОга китте. Башта һәрвакыт сөйләшеп-аралашып тордык. Аннары аны югалттым. Кайдан гына эзләмәдем, кемнәр генә генә ярдәм итмәде… Табылмады. Шул вакыт аның иптәше: «Кызларың ДНК бирсеннәр әле», — дип киңәш бирде. Аны-моны уйламый, кече кызга ДНК бир дип әйттем. Күп тә үтми военкоматтан «начар кәгазь» алдым: «Биоматериалы совпали, ваш муж погиб», — дигән. Иремне җирләдек… Кайнәм элек ничек: «Кече кыз безнеке түгел», — дисә, кече кызның ДНКсы белән уллары «кайтса» да шул ук фикердә калды. Ходай «кешене нахакка гаепләдең» дип төртеп күрсәтсә дә, аңламаган каенана аңламый… Ирем бер вакытта да анасына каршы эндәшмәде, үлгәч тә әти-әнисе алдында мине аклап киттте… (Аноним)».

Менә шундый күңелсез хат барлыкка килде. Эх, хаталарны соңрак аңлыйбыз шул…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-22/kyzymny-dnksy-bel-n-iremne-taptyk-3737416

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле