Менә, ичмасам, бүләк!

Лилия Хәмитованың авариягә тарып, суд юлында йөрүе хакында хәбәр иткән идек.

Җырчының «Hyundai Creta» машинасына икенче машина килеп бәрелгән. Страховкалау компаниясе билгеләгән түләү күләме машинаны ремонтлау өчен җитми, шуңа җырчы суд юлын таптый.

Бу хәлдән соң ире Винарис Ильегет Лилиягә өр-яңа «Haval» машинасы бүләк иткән.

«Авариядән соң Лилия бик кәефсез йөрде. Машинасына нык зыян килде. Хәзер машина ремонтта. Ә менә Лилиянең күңелен яңа машина белән күтәрергә булдык. Аллаһы Тәгаләгә шушы мөмкинлек өчен рәхмәт», – дип язган Винарис. Автосалоннан фотолар да куйган.

Котлыйбыз! Исән-имин йөрергә язсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-23/men-ichmasam-b-l-k-3739452

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле