Казанда күпфатирлы йортта янгын чыккан…

Бүген социаль челтәрләрдә профессор Камай урамында урнашкан күпфатирлы йортта балконнарның януы сурәтләнгән видео таралган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, янгын сигезенче каттагы бер бүлмәле фатирның кухнясында чыккан. Шулай ук өч фатир балконының эчке өлешенә уттан зыян килгән.

Янгын 20 квадрат метр мәйданга таралган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын сәбәбе ут белән саксыз эш итүгә бәйле. Зыян күрүчеләр юк.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/pozar-na-kamaya-v-kazani-mog-slucitsya-iz-za-brosennogo-sverxu-okurka-5944176


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле