- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Аны төрле максатларда кулланып була икән.
Мандарин кабыгын ташларга ашыкмагыз. Акыллы хуҗабикәләрнең ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.
– Мандарин кабыгын аяк киеме эченә салып калдырсаң, сасы ис бетәр.
– Мандарин кабыгын шикәр савытына салсаң, шикәр кисәкләре укмашып катмый.
– Суыткычта исләрне бетерү өчен мандарин кабыгы куегыз. Мандарин кабыгына тоз сибеп җибәрегез.
– Мандарин кабыгы ярдәмендә тешләрне агартып була. Кабыкның эчке ягы белән тешләрне ышкысагыз, юшкын бетәр.
– Чәчләргә маска ясау өчен дә мандарин кабыгы ярый. Блендерда кабыкларны ваклагыз да, шушы ботканы чәчкә сылап куегыз. Унбиш минуттан юып төшерегез, диелә хәбәрдә.
чыганак: https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/akylly-xuabikalar-mandarin-kabygyn-nicek-faidalana
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday