Эстрада җырчысы: «Хуш, буйдак тормыш!»

Башкорт һәм татар телләрендә чыгыш ясаучы («Буран микән», «Син китмә», «Яшьләр биегез» һ.б.), Элвин Грей лейблында эшләгән Ябай Малай өйләнгән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Җәмил Баймурзин (җырчының үз исеме): ⁃ Хуш, буйдак тормыш! — дип язып куйган. Җырчы егет тумышы белән Башкортстанның Хәйбулла районы Байгускар авылыннан.  Аңлашылганча, никах та шушында үткән. Яңа гаиләгә бәхет, бәрәкәтле тормыш телибез!

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/141225/


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле