Акыллы хуҗабикәләр мандарин кабыгын ничек файдалана?

Аны төрле максатларда кулланып була икән.

Мандарин кабыгын ташларга ашыкмагыз. Акыллы хуҗабикәләрнең ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

— Мандарин кабыгын аяк киеме эченә салып калдырсаң, сасы ис бетәр.

— Мандарин кабыгын шикәр савытына салсаң, шикәр кисәкләре укмашып катмый.

— Суыткычта исләрне бетерү өчен мандарин кабыгы куегыз. Мандарин кабыгына тоз сибеп җибәрегез.

— Мандарин кабыгы ярдәмендә тешләрне агартып була. Кабыкның эчке ягы белән тешләрне ышкысагыз, юшкын бетәр.

— Чәчләргә маска ясау өчен дә мандарин кабыгы ярый. Блендерда кабыкларны ваклагыз да, шушы ботканы чәчкә сылап куегыз. Унбиш минуттан юып төшерегез, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/akylly-xuabikalar-mandarin-kabygyn-nicek-faidalana
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday



Бәйле