Айсылу Габдиновага яңа йортларына күченгәч «шок» булган

Җырчы Айсылу Габдинованың хыялы чынга ашкан! Алар, ниһаять, үз йортларына күченгән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Тик җырчы әлеге көнне күптән көтсә дә, күченгәч әлеге яңалыкка тиз генә ияләшә алмаган. Чөнки шәһәрдән шәһәр читенә күченүнең өстенлекләре белән беррәттән кыенлыклары да җитәрлек.

«Без үз йортыбызга күчендек. Башта кабул итә алмадым, күңелсез булды. Беренче көннәрдә шок булды, шәһәрдә инфраструктура булган урында яшәргә күнеккән», — ди җырчы. Чөнки шәһәр читендә төрле хезмәтләрдән кулланганда кыенлыклар туа. Һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре яклары була: үз йортың белән яшәү дә моңа искәрмә түгел.

«Җәй шәп инде, көз күңелсезрәк булырдыр. Әлбәттә, бала белән күченү кыен. Әмма табигать, күңел теләгәнчә. Ияләшәбез», – ди Айсылу.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/141261/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле