«Төшләребезгә матур булып керә»

Мәрхүмә җырчы Эльмира Сөйләйманованың әнисе, хәсрәттән арына алмаса да, рәхмәтле булып яши.

— Минем бу язма аша балаларыма чиксез рәхмәтле булуымны җиткерәсем килә. Икесе дә мине бик яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. «Әни» дип кенә торды Эльмирам да. Улым Маратым да, гаиләсе белән көн дә я килеп, я шалтыратып хәлемне белешеп торалар. Аның белән атна саен Эльмирамның каберенә барабыз. Вафатына күпме вакытлар узса да, кабереннән чәчәкләр өзелми, халык баламны онытмый. Төшләребезгә дә кызым матур булып керә. Үземә елы җитәрәк кенә бер кереп алды. «Әни, син үз-үзеңне карамый башладың әле», – диде, шелтә белдергәндәй. Бик нык елаганга эче пошадыр, дип уйладым. Болай улым да, киленем дә бик матур итеп, матур киемнәрдән күрәләр үзен. Төшләребезгә шат күңелле булып керә.

Безнең кайгыбызны уртаклашкан, кызымны онытмаган, җырларын халыкка ишеттерүгә көч куйган барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Баламның урыннары оҗмахта булсын, калган аналарга мин күргән кайгыларны кичерергә язмасын, – ди Фидания ханым.

чыганак: https://intertat.tatar/news/elmira-solaimanovanyn-anise-anilar-balalaryn-irlarga-ties-tugel-5865826

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле