«Ник бала чактан бәхетсез мин?..»

«Әнием яратмады мине. Хәзер кызым да аралашмый…»

«Мин — совет заманында туган кеше. Әтием эчә иде. Эшләп йөрсә дә, әниемә беркайчан да акча бирмәде. Әни безне – өч баласын — үзенең җыештыручы акчасына үстерде. Ачлык, ярлылык әниемне һәрчак әрләшкән, иртә картайган хатынга әйләндерде. Безнең беркайчан да серләшкәнебез, аның мине кочаклаганы, назлаганы булмады. Ни эшләсәм дә яратмады. Үсмер чорына җиткәч, битемә бетчәләр чыкты. Моннан соң әнием миңа бөтенләй көн күрсәтми башлады, һичтуктаусыз мине: “Куркынычсың, битең баканыкы кебек!» — ди иде.

Әниемнән шундый мөнәсәбәт булгангамы, һәрчак «Кызым туса, мин аны яратыр идем» дигән хыял белән яшәдем. Исерек әтидән, яратмаган әнидән качып, иртә кияүгә чыктым. Тик ирем дә эчте һәм мине кыйнады. Шулай бер тукмаганда авырым төште. Аерылып, икенче кешегә кияүгә чыктым. Ахырда, хыял иткән кызым туды. Тик аңа өч яшь булганда ирем үлде. Башка кияүгә чыкмадым, үземне кызыма багышладым. Үзем ашамасам ашамадым, кимәсәм кимәдем, әмма кызымның алдына барлык нәрсә килеп кенә торды. Балам мәктәпне, аннары югары уку йортын уңышлы тәмамлады. Матур, җитеш яшәгән гаиләдән булган егеткә кияүгә чыгып, зур шәһәрдә яшиләр.

Мин, сәламәтлегем какшап, еш авырый башладым, инвалидлыгым бар. Пенсиям бик бәләкәй. Кызымның акчасы мул икәнен белгәч, ай саен миңа 2 мең сум күчерүен үтендем. Ул: “Мин сине үземнең әнием булуыңны бөтенләй тоймыйм. Син минем өчен беркем түгел!» — дип, телефонын сүндерде. Хәзер шалтыратсам да алмый.

Ник бала чактан ук шундый бәхетсез икән мин?! Хәтта кредит арты кредит алып, үзем ач булып үстергән кызым да миннән баш тартты. Ник яшәргә миңа бу дөньяда?..»

Хат авторына киңәш биреп тә булмый кебек. Инде вакыт узган. Шулай да һәркемгә җылы сүз кирәк. Аңа нәрсә әйтерсез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-03/nik-bala-chaktan-b-hetsez-min-3751815
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле