Кан басымы күтәрелүдән интегүчеләр колагына

Гипертоникларның иң яман дошманы — тоз, диләр. Рационда тозны киметеп савыккан кешеләр бармы арагызда? Булса, языгыз әле.

Кан басымы күтәрелүдән ике көннең берендә үләм, ахры, дип кайчандыр интеккән кешеләрнең берсе мин үзем.
Кан басымы тәртиптә булсын өчен тозны түгел, углеводларны, бигрәк тә шикәрне киметергә кирәк икән!

Һәм тагын бер файдалы киңәш. Тозга бәйләнмәскә, бары тик организмны күбрәк калий белән тәэмин итәргә кирәк. Тәнебез тәүлеккә 4700 мг калий алырга тиеш. Ләкин моны күрәгә белән йөземнән, яки кипкән башка җимешләрдән түгел, яшел үләннәрдән алырга кирәк. Чөнки кипкән җимешләрдән калийны туплау өчен көн саен ярты кило җимеш ашарга кирәк булачак. Болай эшләсәк, кандагы шикәрне күтәрәбез. Ә шикәрнең кан тамырларын җәрәхәтләве, йөрәк-кан тамырлары, бөер, бавыр авыруларына китерүе турында һәркемнең мәгълүматы бар.

Калий яшел үләннәрдә күп. Өстәвенә, аны күпме ашасак та, канда шикәр артмый. Әле яшел үләннәр составында кан басымын көйләүче, нервларны тынычландыручы магнийның күп булуын искә төшерсәк, яшел үлән сезонын кан басымы күтәрелеп интегүчеләр өчен проблемадан чыгу сезоны дип атарга була. Бакчада, урманда үскән, ашарга яраклы һәр үләнне җыеп куллану сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм итәр.

Рецепт сорап аптырамагыз. Чәчеп үстергән күптөрле салат үләннәре, тузганак, гравилат, сәрдә үләне, алабута һәм башка үләннәрне турап, көн саен күп итеп ашарга гадәтләнү кан басымы уйнаудан котылырга ярдәм итәр. Тәмен яхшырту максатыннан пешкән күкәй, тозлы кәбестә, йомшак сыр кушып, зәйтүн мае, каймак салып төрләндерергә була.

Шулай гына түгел. Бу үләннәрне яшь, нәфис чагында күп итеп киптереп куйган очракта, кыш көне ул бик яхшы калий чыганагы булачак. Шунысы да бар, киптерелгән яшел үләндә калий микъдары тагын да күбрәк.

Башка юл белән кан басымы уйнаудан котылу мөмкин түгел. Күп итеп калийлы ризык (иң яхшы чыганак — яшел үлән) кулланмыйча, савыгу мөмкин түгел.

Тырышлык куймый гына сәламәтлекне кайтарып булмас, гафил булмыйк.

Сәламәт яшик, бәхетле булыйк, дуслар!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-05-03/s-b-p-tozda-gyna-t-gel-shul-3752110

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле