Менә бүләк, ичмасам!

Айдар Галимовның кызы Айгизә әнисе Зиләнең туган көненә шаккаткыч бүләк ясаган.

Ул әнисе турында бик җылы сүзләр язган:

«Әни булу — ул бик катлаулы эш. Әмма син аны булдырдың… Мин университетны укып бетермичә киткәч, ничек кәефең кырылганын хәтерлисеңме? Мин сине аңлыйм. Мин югары белем ала алмагач, сезнең кәефегезне кыра торган берни дә эшләмәячәкмен, дип уйладым. Мин моны эшли алдым. Һәм мин синең хыялыңны тормышка ашырам», дип язган ул һәм әнисенә казах җырчысы Димаш Кудайбергенның Истанбулдагы концертына билет биргән. «Без икәү барабыз», – ди Айгизә.

Зилә ханым, бүләкне күргәч, шатлыгыннан хәтта бер сүгенү сүзе дә әйтеп җибәрә. «Бу минем гомерлек хыялым иде», — ди ул.

Халык, аны аңлап, елмаеп кабул иткән. «Айдар Ганиевичны да алыгыз!», – дип язучылар да бар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-05/men-b-l-k-ichmasam-3754365

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле