«Үги ана белән яшәүчеләргә Аллаһ ярдәм бирсен!..»

«Хәзер миңа каршы сүз дәшергә дә курка. Рәнҗешем төште, ахры…»

«Мин үги әни белән яшәдем. Ике яшьтән. Аның минем чын әнием түгел икәнен белмәдем. Әмма ун яшь тирәсендә барысын да күршеләр сөйләде. Әтиемнең миндә эше булмады — үги ана тапкан энемне генә яратты.

Үги әни мине кеше күрмәгәндә борып-борып чеметә, баскычтан этеп төшерә, чәчемнән сөйрәп тукмый иде. «Кемгәдер әйтсәң, үтерәм!» — дигәч, курка идем. Ә, бәлки, бәләкәй чактан тукмалгач, күнеккәнмендер дә. Ул мине чегәннәргә сатам, дип куркыта иде. Ул тукмаган саен, эндәшми, еламый идем, иренемне нык итеп тешләүдән кан ага иде. Үги әни, аның саен ярсып: «Син бит убырлы карчык, шуңа түзәсең, авыртуны сизмисең», — дип тукмый иде.

13 яшемдә аның белән баскычта капма-каршы килдек. Карашларыбыз очрашты. Мин текәлеп караган идем, ул баскычтан тәгәрәп төште. Аягы сынып, озак ятты. Икенче вакыт өстәл артында мине нәрсәдер дип мәсхәрә итте. Җанга тигәч, аңа янә текәләп карадым һәм ул ясап торган чәенең кайнар суын… бот арасына аударды. Озак җәфаланды.

Шулчак мин үземдә ниндидер көч барлыгын тоеп алдым. Чыннан да, миңа начар сүз әйткән кешеләргә текәлеп каравым була, аларга нидер була. Үги ана хәзер миңа сүз әйтергә дә курка. Чөнки минем карашымнан соң аны песи тешләде, үгез сөзде, таеп егылып, кулын да сындырды. Бәлки, ул мине убырлы дип тукмап, мин чыннан да убырлыга әйләнгәнмендер?..»

Җанөшеткеч бу хатны сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Арабызда шундый авырлык белән яшәүче кешеләр бик күп бит.. Бәлки, шундый сәләтлеләр дә бардыр…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-08/gi-ana-bel-n-yash-chel-rg-alla-yard-m-birsen-3758257

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле