«Көндез — спортсмен, кичен — кайвакыт, спиртсмен»

Данир Сабиров тел бистәсе генә түгел, фәйләсүф тә икән әле.

«Без кайвакыт кирәксез теләкләр белән тулы: бер кулда – бокал, икенчесендә – Коръән… Менә шулай зәңгәр күк астында яшибез без – ярым динсезләр һәм ярым мөселманнар», дигән бөек фәлсәфәче, шагыйрь Гомәр Хәйям.

Данир да, аның фикерен дәвам итеп, үзе турында болай язган:
«Көндез – спортсмен, кичен, кайвакыт, спиртсмен. Арасында – артист, җомга көнне – мөселман. Булдыралганча яхшылыклар да эшлим, гөнаһлары да җитәрлек…
И Ходаем, кичер минем иске гөнаһларымны, бир көч яңаларын кылмаска!»

Виртуаль дуслары аны аңлаган кебек.
«Шулай инде, кеше хатадан хали түгел. Тормыш шулай дәвам итә…»;

«Гомер бер тапкыр бирелә. Һәрберебезнең үз язмышы. Кемгә кайчан килә ул намазга басу, мәчеткә йөрү. Ялгышларны төзәтик, ә язмышларны үзгәртеп булмый, диләр бит», – дип язучылар бар.

Ә сез Данир белән килешәсезме, дуслар?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-05-07/k-ndez-sportsmen-kichen-kayvakyt-spirtsmen-3757699

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле