«Туганым үлгән көнне бәйрәм итәләр…»

Кичә, Диананың вафатына 1 ел тулган көнне, аның үлемендә гаепле Латыйпов нәрсәдер бәйрәм итеп йөргән.

Диананың үлемендә гаепләнүче Латыйповка карата хөкем карары чыгарылуы турында язган идек. Аны Башкортстан Югары суды 7 елга колония-поселениегә җибәрү турында карар кабул итте.

Диананың туганы Әнвәр Нургалиев, Латыйпов бүген яки иртәгә колониягә җибәреләчәк, дигән иде. Ләкин Латыйпов әле дә иректә. Кичә алар бәйрәм итеп йөргән. Алар дуслары белән табигатьтә җыелганнар, шашлык пешергәннәр. 

«Минем туганым үтерелгән көнне бәйрәм итәләр. Сөякләр өстендәге бәйрәм», – дип яза бу хакта Әнвәр Нургалиев, Латыйпов һәм дусларының табын корган фотоларын  куеп.

Җырчыга бер подписчигы Латыйповны Чишмәдә, бәйрәм парадында күрүен дә җиткергән. «Машинасы янында кара күзлектән басып тора иде», – дип язган ул аның турында.

Әнвәр Нургалиевны тагын бер факт аптырашка салган. Судтан соң Латыйпов белән сэлфи ясап, шуны интернетка куючылар да булган икән. Шундый фотоларның берсен табып, җырчы: «Латыйпов хәзер йолдыз! Аның белән судтан соң фотоларга төшәләр. Ә ул колониягә юл тотарга тиеш иде. Ни бу, аңлатыгыз әле миңа?» – дип яза.

Диананың әти-әнисе һәм башка туганнары мәрхүмәнең елын, гадәттәгечә, авылда, әти-әни йортында җыелышып уздырган.

«Кичә Дианабызның вафатына 1 ел булды. Бик авыр, балаларга бигрәк тә. Урыннарың җәннәттә булсын, туганым.

Узган елның 8 мае Диананы белгән меңләгән кеше өчен кайгы көненә әверелде. Диананың үлемендә гаепле Латыйпов һәм аның адвокаты Диананың якты истәлеген ничек кенә пычратырга тырышсалар да, ул үзеннән соң бары тик яхшы хатирәләр генә калдырды. Диана – иң яхшы туган, әти-әниләренә иң яхшы кыз, балаларына әйбәт әни иде. Аның барлык яхшылыклары күңелләребездә мәңге сакланыр.

Ул үзенең балаларын да дөрес итеп тәрбияләргә өлгергән. Балалар үсә, Аллаһка шөкер, без дә аларга һәрвакыт терәк һәм ярдәмче булырбыз», – дип яза бу хакта Әнвәр Нургалиев. Ул, шулай ук, балаларның әбиләре Рәйсә апага ярдәм итеп торучы Диананың иптәш кызлары һәм подписчикларына да зур рәхмәтен белдергән.

чыганак: https://intertat.tatar/news/diana-safarovanyn-ely-konne-any-ulemenda-gaeplanuce-bairam-yasagan-5866078

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле