Андрей Губин икеләнсә дә, риза булган

Туксанынчы елларда сәхнәләрне яңгыраткан теге матур малайны онытмадыгызмы әле?

Уфада туган танылган җырчы Андрей Губин карьерасын тулысынча тәмамлый.

Бу хакта ул KP.RUга сөйләгән, моның сәбәбе — прозопалгия авыруы, ул көчле йөз авыртуына китерә.

Исегезгә төшерәбез, Губин сәхнәдә соңгы 15 елда күренми иде, әмма, поп-җырчы 90нчы еллардагы хитларын башкарырга җыена, дигән имеш-мимешләр һәрвакыт йөрде.

«Мин бик нык авырыйм, җырлый алмыйм», — ди Губин, әмма аның хөрмәтенә иҗат кичәсе үткәрүгә каршы түгел, тик үзе чыгыш ясамаячак.

Иҗат кичәсен үткәрү турында аңа Игорь Крутой шалтыраткан. Губин башта икеләнсә дә, аннары риза булган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-05-10/andrey-gubin-ikel-ns-d-riza-bulgan-3760674

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле