Чәй содасы — бакчада зур ярдәмче

Бу киңәшне саклап куегыз!

Сода чүп үләненнән коткара. Тирәсендә башка культуралы үсемлекләр булмаса, чүп үләненең төбенә сода сибегез. Ишегалдына җәелгән плитка арасына бик тиз үлән үсә башлый. Монда да сода ярдәмгә килә. 1 литр суга 4 аш кашыгы чәй содасы кушып, эремәне плитка арасына сибеп чыгарга кирәк. 4-5 атнадан тагын бер кабатларга.

Кәбестәне корткычлардан саклый. Кәбестә кортын кисәтү өчен тигез микъдарда чәй содасы һәм онны бергә кушарга. Катнашманы кәбестәгә һәм туфрагына сибәргә була.

Помидорны тукландыра. Сабакларына 0,5 процентлы чәй содасы эремәсе (100 мл суга 1 чәй калагы) сиптергәндә, помидор баллырак була.

Гөбләне җиңә. Декоратив үсемлекләр чәчәк атканда, җиләк-җимеш өлгерә башлаганда химикатлар сиптерергә ярамый. Бу вакытта үсемлекләрне гөблә басса, 0,5 литр суга 12-15 грамм чәй содасы кушарга һәм сиптерергә була.

Виноградка файдалы. Җимешләре өлгерә башлаганда аңа 5 процентлы чәй содасы эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-05-07/ch-y-sodasy-bakchada-zur-yard-mche-3757262

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле