Путин Шойгу урынына башка кешене билгеләргә тәкъдим итте

Федерация Советына Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән кайбер федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре вазифасына кандидатуралар билгеле булды. Шулай итеп, Сергей Шойгу Россия Оборона министрлыгы башлыгы вазифасыннан китәчәк, бу вазифага дәүләт башлыгы Андрей Белоусовны билгеләргә тәкъдим итте, диелә Федерация Советы хәбәрендә.

Шулай түбәндәгеләр тәкъдим ителде:

— Эчке эшләр министры вазифасына — Колокольцев Владимир;

— гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры вазифасына — Куренков Александр;

— Тышкы эшләр министры вазифасына — Лавров Сергей;

— Оборона министры вазыйфасына — Белоусов Андрей;

— юстиция министры вазыйфасына — Чуйченко Константин;

— Тышкы разведка хезмәте директоры вазыйфасына — Нарышкин Сергей;

— Федераль иминлек хезмәте директоры вазыйфасына — Бортников Александр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142038/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле