«Өйләнешкәнче бергә яшәп карагыз!»

«Югыйсә, «аерылган хатын» исемен күтәрәчәксез…»

«Булачак ирем Илдар белән ярты ел чамасы дуслашып йөрдек. Миңа, студент кешегә, егетемнең гел тәмле күчтәнәчләр белән килүе, матур бизәнгечләр бүләк итүе ошый иде.
Әниемә дә ошады Илдар. “Мондый егетне башкача көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың, тизрәк кияүгә чыгарга тырыш, кызым”, — диде. Без өйләнешкәч, әти-әни дә, сеңлем дә шатланды. “Иң шәп, акчалы егетне эләктердең, апа”, — диде сеңлем.
Бергә яши башлагач кына Илдарның бөтенләй башка кеше булуын аңладым. Һәр тиенне исәпли икән ул. Бер көнне күлмәк сатып алып кайткач, “Хатын-кызга кием җитми инде ул, акчаны чамалап тот, машина алыштырырга вакыт җитте минем”, — диде.
— Модадан артта калышмыйм дип түгел, әниләр алып биргән күлмәкләр искергәнгә генә алдым”, — дидем, кәефем кырылып.
— Кияремә юк дип зарланма. Гомүмән, син әле студентка, әти-әниләрең безгә булышырга тиешләр, — дип кырт кисте ирем. — Син институтны бетергәнче генә булса да…
— Син бит үзең студентка икәнне белә торып өйләндең, минем алардан акча сорарга намусым җитми, — дидем, яшемә төелеп.
— Җитмәсә, минем фатирга күчеп килдең, алар әле сиңа фатирыгызның бер өлешен дә бүлеп бирергә тиешләр, бала өлеше була бит анда, — диде Илдар.
— Соң бит әти-әнием ике бүлмәле хрущевкада яши, сеңлем дә бар, алар акчаның очын-очка чак җиткереп яшиләр, — дидем мин.
— Шулаймы ни, хәзер зур кызларын бай егеткә бирдек тә котылдык дип сөенеп утыра торганнардыр инде, әйеме? — дип мыскыллап көлде дә, ишекне шап итеп ябып чыгып китте ирем.
Менә шул көннән алып аралар суынды безнең. Мин иремнең иркәләргә сузган кулларын да күрә алмый, нәрсә әйтсә дә сагаеп кабул итә торган кешегә әверелдем. “Нигәдер, һаман авырга калмыйсың, бер-бер гаебең булгандыр, бәлки?” — дип кабатларга остарып китте Илдар соңгы вакытларда. Ә минем аннан бала табарга теләгем юк инде хәзер…
Соңгы чорда бер генә уем бар: ничек тә тизрәк аерылышырга кирәк! Теләгем шул: егетегез белән башта бер ярты еллап бергә яшәп карагыз. Аннан соң гына законлы никахка керергә була дип уйлыйм. Бүген моның белән күпләр килешәдер. Безнең әниләрнең яшьлегендә андый нәрсә булмаган, шуңа да алар Илдар белән безгә “законлы өйләнешсәгез генә риза без”, диделәр. Менә хәзер аерылышсак, кияүдән кайткан хатын саналам инде…»

Бу тема соңгы вакытта бик нык куера. Бәлки, чыннан да, тәүдә бергә яшәп карарга кирәктер?… Ә мөселман кызларына бу килешәме соң?..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-14/yl-neshk-nche-berg-yash-p-karagyz-3765159

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле