Татарстанда ике катлы йортта газ баллоны шартлаган

Бүген Усад авылындагы ике катлы торак йортның бер фатирында газ баллоны шартлаган. Хәзерге вакытта вакыйга урынында оператив хезмәтләр эшли. Гадәттән тыш хәл урынына район башлыгы да килгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Хәзер хакимиятләр кешеләрне вакытлыча урнаштыру урынын билгели.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/usad-avylynda-ike-katly-iortta-gaz-ballony-sartlagan-5887552
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле