Ун елдан соң комадан чыккан…

Ирне 2014 елдан бирле хатыны сабый баладай тәрбияләгән.

Кытайда яшәүче ир ун елдан соң хатыны ярдәмендә комадан чыккан. Аның фикеренчә, әгәр дә хатыны бу вакыт дәвамында аны карамаган булса, алар бүтән күрешмәс тә иде.

Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Аньхой провинциясеннән Сунь Хунся исемле хатын 2014 елда йөрәк өянәгеннән соң комага киткән ире белән аерылышудан баш тарткан. Ире дәваханәдә яткан вакытта ул аның янында була, аны карый, сабый баладай тәрбияли.

Хатын әйтүенчә, аңа ике балалары турында уйлау көч биргән. Ире агымдагы елның язында комадан чыга. Аның организмында проблемалары бар, ләкин табиблар иң начары артта калды, дип ышандыра.

Социаль челтәрләрдә кулланучылар бу хатынны авыр вакытларда ирен ташламаганы өчен мактый. “ Чын мәхәббәт менә нинди була!» — дип язучылар аеруча күп.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-05-13/un-eldan-so-komadan-chykkan-3762887

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле