Янгында әби белән бабай һәлак булган

Бүген төнлә янгын Башкортстанның, Тәтешле районында дөрләгән.

Төнге сәгать дүрттә янгын сүндерүчеләр Яңа Кайпан авылындагы шәхси йортта янгын турында хәбәр буенча чыгып киткән. Бу вакытта такта верандалы йорт бөтен мәйданда ачык ялкын белән янган була.

Янгын сүндерүгә 11 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Кызганычка каршы, җимерекләрне тикшергәндә 86 яшьлек ир-атның һәм 85 яшьлек хатын-кызның гәүдәләре табылган.

Янгынның сәбәпләре билгеләнә. МЧС тикшерүчесе мәгълүматлары буенча, янгын верандадан башланган, ул йорттан чыгу юлын кискән. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-05-15/yangynda-bi-bel-n-babay-lak-bulgan-3766132

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле