Татарстанда 18 градуска кадәр җылытачак

Бүген Татарстанда салкын төннән соң шактый җылы көн көтелә. Температура тирбәлеше 25 градус тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Тизлеге секундына 4 метрдан 9 метрга кадәр булган төньяк-көнчыгыш җиле берникадәр вакыттан юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә.

-7 градуска кадәр төнге салкыннардан соң (шул сәбәпле төбәктә кабат шторм кисәтүе игълан ителгән иде), тәүлекнең якты вакытында һава +13..+18 градуска кадәр җылыначак (Казанда +16..+18 градуска кадәр).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кичә ТР башкаласында 111 ел элек булган температура антирекорды яңартылды

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142388/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле